Матбугат: Бәшәров — искиткеч әти!

Артист Марат Бәшәровның кызы Амели аның элекке хатыннарына видеоязма юллаган.

Күптән түгел Марат Бәшәровның элекке хатыны Елизавета актер белән ничек авыр яшәгәне хакында зарланды. Мәгълүм булуынча, артист элекке хатыннарына кул күтәргән булган.

Шул уңайдан Интернет челтәрендә җанатарлар артистны тәнкыйтьли башлаган иде. Хәзер Бәшәровның кызы Амели, әтисен яклап, аның элекке хатыннарына видеоязма юллаган.

«Әтием — искиткеч кеше, искиткеч актер һәм искиткеч әти, дип әйтергә телим. Мин аны бик нык яратам. Кешеләр аның чынында нинди икәнлеген бөтенләй белми. Әтием сезгә, элекке хатыннарына, күп изге эшләр эшләде. Ә хәзер сез аны тәнкыйтьлисез, аның турында төрле ямьсез имеш-мимешләр сөйлисез. Ни өчен болар барысы да кирәк? Бәхетле булыгыз, үз тормышыгыз белән яшәгез», — дигән ул анда.

Чыганак "Кызыл таң"

Бәйле