Матбугат: исерек артист авария ясаган

Мәскәү уртасында артист гаебе белән зур фаҗига булган.
Шаһитлар ике ватылган машина — Ефремовның кара «внедорожнигы» һәм «Деликатес» интернет-кибете фургоны турында хәбәр итә. Урында берничә ашыгыч ярдәм бригадасы һәм полиция эшли.
Видео буенча, Ефремов автомобиле ике тоташ линияне узып, каршы якка очып чыга һәм капма-каршы юнәлештә барган фургонга бәрелә.
Башкала буенча Эчке эшләр министрлыгында авариядә бер кеше — 58 яшьлек шофер-курьер Сергей Захаров зыян күргән, дип хәбәр итәләр. Ул ачык бот сыну, кабыргалары сыну, ябык баш мие җәрәхәте алган, әле дәваханәдә авыр хәлдә.
Ефремов үзе зыян күрмәгән, ул полиция тарафыннан тоткарланган.


Чыганак "Кызыл таң"
Фото: mk.ru

Бәйле