Татарстанда ял көннәрендә нинди һава торышы булачак?

-- Лейла

Татарстанда антициклон йогынтысында явым — төшемсез салкын аз болытлы һава торышы күзәтелә, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе. Алдагы төндә мондый һава торышы сакланачак, һава температурасы 7-12 градус тәшкил итәчәк.

Көндез, 20 июньдә, төньяк-көнбатыш районнарда, кыска вакытлы яңгыр, яшенле һәм секундына 15-20  метрга кадәр җил, салкын атмосфера фронты узу көтелә, урыны белән боз явуы ихтимал. Көндез һава температурасы 22-27 градуска кадәр җитә.

Якшәмбе, 21 июньдә, төнлә яңгырлар яварга мөмкин. Көндез республика чираттагы Төньяк антициклон йогынтысында булачак-җил төньяк һәм төньяк-көнчыгышка алышыначак, явым-төшем көтелми. Төнлә-9-14, көндез 17-22 градус.

Дүшәмбе, 22 июньдә, төнлә 5-10, көндез 16-21 градус җылы булачак.

Алдан фаразланганча, 23-24 июньдә урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал, һава температурасы акрынлап 19-24 градуска кадәр күтәреләчәк.

Чыганак: "БИЗНЕС Online".

Бәйле