Радик Юльякшин тату хакында: “Мин моның хәрәм икәнен болай да яхшы беләм”

-- Лейла

Танылган җырчы Элвин Грей-Радик Юльякшинның тәнендә берничә тату бар. Күптән түгел кулына артист тагын берне ясаткан һәм социаль челтәрдәге язылучылары туры эфир вакытында аның нәрсә аңлатуы белән кызыксынган.

“Live—тормыш, — ди җырчы  тәнендәге яңа язуны күрсәтеп. – Бу минем әле соңгы тату гына булмаячак. Мин моны күптән планлаштырдым һәм ясаячакмын. Бу хәрәм, начар дип, мине кире уйларга мәҗбүр итәргә дә кирәкми. Дуслар, мин моны үзем дә яхшы беләм”.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле