Россиядә кинотеатрлар 15 июльдән эшли башлаячак, дип хәбәр итте вице-премьер Дмитрий Чернышенко премьер-министр Михаил Мишустин белән узган киңәшмәдә.
«15 июльдән кинотеатрлар ачыла», — дип сүзләрен китерә ТАСС.
Искәртеп узабыз, кинотеатрлар март ахырында РФ вице-премьеры Татьяна Голикова йөкләмәсе буенча, коронавирус таралуга бәйле хәл аркасында ябылды.
Чыганак: Вечерняя Казань