Бу продуктлар кандагы шикәр күләмен киметә

-- kadria

Халыкара белгечләр төркеме каротиноид астаксантин кебек антиоксидант глюкозаның метаболизмын тизләтергә, кандагы шикәр күләмен киметергә һәм йөрәк-кан тамырлары системасының торышына уңай йогынты ясарга сәләтле дип билгеләде.

Каротиноидлар организмнан ирекле радикаллар чыгарырга сәләтле матдәләргә карый. Бу микроэлементлар яшелчә, җиләк-җимеш һәм диңгез продуктларында бар, алар кызгылт сары төсмерле. Мәсәлән, форель, лосось, креветка, краб, рак һәм омарларда була.

Галимнәрнең тикшерүләре күрсәткәнчә, бу продуктларны ике ай дәвамында кулланганда диабетикларның май массасы кимү күзәтелгән. Моннан тыш, экспериментта катнашучыларның кан басымы нормальләште, шикәр һәм холестерин дәрәҗәсе кимеде.

Белгечләр, антиоксидантлар иммунитетны арттыру һәм авыруларга каршы тору өчен бик мөһим, дип өстәделәр.

Элек 27 июньдә табиб-онколог яман шеш үсешенә ярдәм итүче продуктны атады. Аның сүзләренә караганда, кызыл итне артык куллану организм өчен зарарлы.

Чыганак: Известия

Бәйле