Карантиннан кайткан кызны бәрәңге шаккаттырган

-- kadria

Франциядә яшәүче бер хатын-кызны өч ай буе кухнясында яткан бәрәңге куркыта. Яшелчә озын чабышларын диварлар буйлап җибәргән була.

Кыз бәрәңгене март аенда сатып алган, ә карантин кертелгәннән соң, яшелчәләрне кухняда калдырып киткән. Кайтып керүгә аны куркыныч тамаша көтә иде.

«Мин ишекне ачкач, кухняның арткы өлешендә сәер нәрсә күреп алдым. Ут сүнгәнлектән, мин аның бәрәңге икәнен  шунда ук аңламадым», — дип сөйләде ул The Sun.

 

Хатын -кызның сүзләре буенча, үскән бүлбеләрне  берничә сәгать җыештырырга туры килгән.

Чыганак: Звезда

Бәйле