Сабыйны су һәлак иткән

-- kadria

Удмуртиянең Малопургинск районындагы Столярово авылы янында урнашкан күлдә Татарстаннан кунакка кайткан 12 яшьлек бала үлгән дип хәбәр итә, республиканың Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт идарәсендә.

Башлангыч мәгьлүматларга караганда, 12 яшьлек бала әти-әнисеннән башка гына суда коена, алар якында гына ял итәләр. Баланың батканын күреп, аны коткарырга тырышсалар да, өлгерә алмыйлар.

Өлкә башлыгы Александр Бречалов коену урыннарда дежур торуга күчү мөһимлеген ассызыклаган, чөнки хәзер көннәр эссе, бар кеше дә сулык, елгалар янына ашыга. Су кергән вакытта иминлек кагыйдәләре турында онытмагыз. Нәкъ менә эссе көннәрдә суга батып үлүчеләр саны күбәеп китә, ди белгечләр.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле