Россия пенсионерларын август аенда яңа түләүләр һәм ташламалар көтә

-- Лейла

Агымдагы елның август аенда эшләүче пенсионерларны һәм тупланма пенсияләрне алучыларны түләүләр индексациясе көтә. Әйтик, Россия хакимияте пандемия фонында халыкның иң зәгыйфь төркемнәренә ярдәм итү өчен шактый акча бүлеп биргән. Моннан тыш, халыкның башка категорияләре өчен дә ташламалар кертү каралган.

Исәпләү 1 августтан башлана дип билгеләнә. Эшләүче пенсионерлар өчен, узган ел тупланган пенсия балларыннан чыгып, түләүләрне яңадан исәпләү булачак. Пенсиягә максималь өстәмә 279 сум тәшкил итәргә мөмкин. Шулай ук яңа пенсия ташламалары 75 яшьтән өлкәнрәк Россия гражданнарына да кагылачак.

Август аеннан шулай ук 16 яшькә кадәр һәр балага 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган пособиеләр түләү дә дәвам итәчәк.

Бер тапкыр бирелә торган түләү шулай ук хәрби хезмәткәрләрнең йөкле хатыннарына тиеш, ул 28 500 сум тәшкил итәчәк.

Ә үзмәшгуль гражданнар һәм шәхси эшмәкәрләр августта бер МРОТ күләмендә бер тапкыр бирелә торган 1230 сум акча алачак.

Чыганак: kazanfirst.ru

Бәйле