Сабыйны урлаганнар һәм урманга алып киткәннәр…

-- kadria

Мәскәүдә яшәүче 6 яшьлек кыз үзенә яңа исем уйлап тапкан, һәм полиция хезмәткәрләренә үзен урлап алып китүләре турында белдергән.

Мәскәүдә 6 яшьлек кыз үзенә яңа исем уйлап тапкан һәм полициягә билгесез кешенең аны урлап, урманга алып китүе турында белдергән. Әмма, «Комсомольская правда» язганча, бу сүзләр барысы да уйдырма.

Берничә көн элек, басма мәгълүматлары буенча, кыз әти-әнисе белән урамнан йөреп кайта, өйләренә җиткәч, кызчык баскыч буйлап фатирларына берүзе генә менүен үтенә. Әтисе белән әнисе аңа рөхсәт итә, ә үзләре бала белән югары катта очрашырга сүз куешып, лифтта күтәреләләр. Әмма кызчык юкка чыга…

Соңрак полициягә бер хатын-кыз мөрәҗәгать итә һәм урамда аның янына бер кызчыкның килеп ярдәм соравы турында белдерә. Аның сүзләренә караганда, кызчык үзенең кайда яшәвен исенә төшерә алмый икән. Урынга килеп җиткән полиция хезмәткәрләренә дә кыз ялганлый, үзенең һәм әти-әнисенең чын исемнәрен атамый. Алай гына да түгел, сабый сүзләренчә, аны урманга урлап киткәннәр,  башына ни беләндер сукканнар.

Полиция хезмәткәрләре җинаятьчене эзләү белән шөгыльләнә башлый, әмма бу сүзләр барысы да ялган булып чыга һәм алар сабый тарафыннан әти-әнисе җәза бирмәсен өчен уйлап чыгарылган икән. Шул ук вакытта аның кайбер сүзләре дөрес булып чыга: полиция бүлегенә килгән табиблар кызның баш мие селкенүен билгели, баш артында шеш, муены һәм гәүдәсендә күп санлы яралар табыла.  Кызны хастаханәгә озатканнар, полиция булган хәлнең нечкәлекләрен ачыклый башлаган һәм гаиләсен контрольгә алган.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле