Хатынга аю ташлана: ире каршында җан бирә…

-- kadria

Красноярск ягының Енисей районында Байкал бистәсе янында аю хатын-кызга һөҗүм итә.

Фаҗига 9 июльдә булды. Аучылар һәм инспекторлар җәнлекне эзләделәр. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр иттелəр.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, бала белән гаилә турбазада ял иткән. Әни ялгыз гына Урман күле буенда йөрергә чыгап китә. Шунда ерткыч ташлана.

Беренче булып ярдәмгә ире килә, ашыгыч ярдәм чакырта. Зыян күрүчене хастаханәгә алып баралар, тик ул юлда вафат була. Урынга шунда ук тикшерү-оператив төркем чыкты. Шунда ук аюны эзләү башланды.

Искәртеп узабыз, быел шул яктагы торак пунктларга чыккан биш аюны атканнар инде. Төньяк Енисей районында аю атны эзләп барып, балалар мәйданчыгына керә. Икенче ерткычны Красноярск аэропорты янындагы бакчачылар күрә.

Чыганак: Вести

Бәйле