- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
“Феникс” авиакомпаниясенең “Ан-2” самолеты кичә Бурятия торак пунктыннан кырларны күзәтү өчен рейска чыга. Бортындагы алты кешенең икесе – экипаж әгъзалары, дүртесе – пассажирлар.
“Алар Иркутск өлкәсе белән Бурятия чигендәге районны карарга тиеш иде”, – дип ачыклык кертә эзләү-коткару үзәге вәкиле.
Хәзерге вакытта югалган очкычны һавадан эзлиләр. Бу операциягә бер вертолет һәм ике самолет җәлеп ителгән.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: очыш алдыннан пилотлар рөхсәт алмаган, һава маршрутының җентекле планы белән заявка бирелмәгән булган.
Чыганак: Кызыл Таң