Радий Хәбиров: «1нче сентябрь өчен борчылам»

-- kadria
Бүген үткән оператив киңәшмәдә, гадәттәгечә,  республикада коронавирус инфекциясе таралу турында да чыгыш яңгырады.
Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин билгеләвенчә, 20 июль иртәсенә булган мәгълүматлар буенча, республикада барлыгы 6348 кешедә шушы авыру йоктыру очрагы теркәлгән. Узган тәүлектә янә 41 кешедә авыру барлыгы ачыкланган. Шушы көнгә стационарда — 226, амбулаториядә 1460  кеше дәвалана, шуларның 33енең хәле авыр, дип билгеләнә.
— Узган атнада республикага Амур өлкәсеннән табиблар кайтты. Бу атнада 55 белгечне Кыргызстанга җибәрәчәкбез. Без ярдәм күрсәткән төбәк башлыклары шалтыратып, миңа табибларның хезмәте өчен рәхмәт җиткерә. Шул ук вакытта, үзебездә авыру таралу әле һаман дәвам итә. Көн саен берничә дистә кешедә бу чир ачыклана. Шулай булгач, республикада булган режимны йомшарту турында уйларга иртә әле.
Халыкның битлекләрдән баш тартуы борчу тудыра. Безгә бу җәһәттән эшне тагын да ныграк җәелдерергә кирәк. Авыру әле китмәде, димәк, ул һәркем өчен куркыныч тудыра. Халыкка битлекләрдә йөрергә кирәклеген аңлатырга кирәк.
1нче сентябрьгә дә күп калмады. Ярты миллион укучы, шулай ук мәгариф эшчәннәре уку йортларына җыелачак. Менә шушы вакытта авыруның янә котырып китүенә юл куймаска кирәк, — диде республика Башлыгы Радий Хәбиров.
Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле