Пенсионерлар өчен өстәмә түләүләр кертергә тәкъдим иттеләр. Аның күләме…

Русиядә коронавирус пандемиясе чорында өлкән буын гражданнарына ярдәм буларак, 15 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр кертергә тәкъдим иттеләр. Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Солтан Хәмзәев Россия премьер-министры Михаил Мишустин исеменә хат юллаган, дип яза “РИА Новости”.

  • Коронавирус инфекциясе таралу сәбәпле, Россия халкын риск төркеменә эләккән өлкән кешеләргә һәм пенсионерларга ярдәм итү мәсьәләсе борчый. Пенсионерларның даруларга гына да уртача чыгымнары 4 мең сумга артты. Күпчелек пенсионерларның өстәмә керемнәре юк, пенсия акчасына гына яшиләр, — дип язган Солтан Хәмзәев хатында.

Аның сүзләренчә, пандемия вакытында пенсионерлар йогышлы авыруларны кисәтү өчен дарулар сатып алырга акча тотарга мәҗбүр була. Алар чыгып йөрмәскә һәм табиб киңәшләрен дә үтәргә тиеш.

«Шул сәбәпле, гражданнар мөрәҗәгатенә һәм Россия гражданнарына адреслы ярдәм күрсәтү тәҗрибәсенә нигезләнеп, һәр пенсионерга бер тапкыр 15 мең сум күләмендә адреслы ярдәм күрсәтү механизмын эшләүне сорыйм», диелгән бу мөрәҗәгатьтә.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле