Нигәдер бүген Мәдинәнең йокысы качты. Иртәгә туган авылына кайтуы сәбәп булдымы, әллә башкасымы – йөрәге урынында түгел иде.
Мәдинәнең әнисе ялгыз яши. Авыр чакларында аның яныннан китми иде ул, менә хәзер дә урын өстендә ятканын ишеткәч, иптәше Рөстәм белән кичтән әзерләп куйган сумкаларына, бала әйберләрен дә өстәп, юлга кузгалдылар. Кечкенә Руслан, татлы йокысыннан уянып җитмәгән килеш, әнисе алдына ятып кайтты.
Авылга кайтып туктауга, Рөстәм ашыгып эшкә китеп барды. Мәдинә исә сумкаларын урнаштыру белән, әнисе янына ашыкты. Аның нур сибеп торган күзләре эчкә батып, сүнеп, ә үзе гел кечерәеп калган иде. Кызы белән оныгын күргәч, җанланып киткәндәй булды үзе: мендәрен өскәрәк күтәртеп, ярым яткан килеш хәлләрен сорарга кереште.
Мәдинә әнисе алдында яткан даруларны читкәрәк этеп, алып кайткан күчтәнәчләрен тезәргә кереште, кадерлесен кайнар шулпа белән сыйлар өчен, ашын да салып җибәрде.
Шулвакыт ишектә күрше Хәлимә апа күренде. Хәлләрне сорашкач, әле күптән түгел узып киткән машинаның иясен тирги башлады. Баксаң, күрше эте Сарбайны бәрдереп киткән икән. Сарбай кебек үз тирәсен уяу саклаучы этләр һәр авылда да бардыр ул: күптән түгел генә көчекләр китергән бахыркай, ят машина күреп, аңа каршы чыккан.
Мәдинә күршесенең ире Рөстәм хакында сөйләвен аңлады. «Бу хәерлегә түгел: эт, мәче бәрдергән кешеләргә аларның рәнҗеше бик каты төшә бит», – дигәч, ятим калган көчекләрне дә кызганып, авыр хисләргә бирелде. Хәлимә апа чыгып киткәч тә айный алмый торды, тик яңадан бу хакта сүз кузгатмады.
Табын әзерләде, әнисе белән улын ашатып, табак-савытларын җыйгач, улы белән әнисе кырыена ятып ял итте.
Менә шулай бер атнаны кызы тәрбиясендә уздыргач, әнисе: «Кайт инде, кызым, кияү дә ялгыз», – дип сүз башлады. «Күрше кызы Рәшидә карап торам диде, үзем дә рәткә керә башладым бит», – дигәч, Мәдинә ризалашты һәм Рөстәмгә хәбәр итте.
Ләкин ул көнне аларга китәргә насыйп булмады. Кечкенә Руслан белән көтелмәгән хәл килеп чыкты: ул әбисе алдындагы көчле даруларны кабып агуланды һәм, ни кызганыч, табиблар гомерен саклап кала алмады. Шул көннән башлап, Мәдинә өчен дөнья караңгылыкка чумгандай булды, әнисе дә, үзен оныгының үлемендә гаепле санап, түшәгеннән күтәрелә алмады…
Ә бит бик бәхетле иде алар. Узган-киткәндә күргән һәр кеше, шулкадәр пар килгәннәр, бик матур гаилә, дип кала иде. Рөстәм – төз, озын буйлы, бөдрә кара чәчле, зәңгәр күзле Казан егете. Бразилия артистларына охшаган. Мәдинә аның капма-каршысы: сылу гәүдә, аксыл чәч, кап-кара зур күзләр. Ромашка чәчәген хәтерләтә.
Уллары Руслан тугач, тормышлары тагын да ямьләнде. Аның исә чәчләре бөдрә, салам төсендә, ә күзләре зәп-зәңгәр һәм зур иде. Үзенә тартып тора, караган саен сөясе килә, диючеләр күп булды ул сабыйга…
Ике яшьлек чагы иде Русланның. Иң рәхәт, матур чагы… Югалту ачысы Рөстәмне хәмер белән дуслаштырды. Күршеләре, Мәдинәнең кара янган тәннәрен, йөзләрен күрә башлагач, «Кит син аннан, үтергәнен көтеп ятма», – дип кызганды.
Шулай да Мәдинә, Рөстәмнән башка яши алмам, дип түзде. Аның алдында үзен гаепле санады, күпме эчсә дә, кызганды. Тәкъдиренә язылганына риза булып яши бирде. Кайвакыт «Ходаемның кодрәте киң, бәлки, мине дә кичерер» дип тынычлана иде.
Тик беркөнне ире артык саксыз кыланды, Мәдинә үзе дә сабырлыгын югалткан булгандыр инде: без аның үлгән дигән хәбәрен ишеттек. Рөстәмне милиция хезмәткәрләре алып китте, күршеләрдән аны яклап сүз әйтүче табылмады.
Озак та үтмичә, туган тиешле кешеләре Рөстәмнең дә үле гәүдәсен авылга алып кайтып күмделәр. Авыл халкы башта моңа бер дә риза булмаган иде. Ләкин авылыбыз мулласы: «Җәмәгать, шәригать кушканча, без аның соңгы васыятен, барлык дин таләпләренә туры китереп үтәргә тиешбез. Ул үзенең бар булган мөлкәтен ошбу зиратка васыять итеп калдырды. Дөрес аңлагыз: бу мәетнең урыны – никахлы җәмәгате һәм гөнаһсыз сабые янында», – дип каршы төште. Менә шулай, әллә язмыш, әллә рәнҗеш…
Чыганак: Ватаным Татарстан