Ливанның Бәйрут шәһәрендә коточкыч шартлау була, дистәләгән кеше үлә [видео]

//Татар Тудей// Татар Бүген//

4 август көндез Лүбнәннең Бәйрут шәһәрендә көчле шартлау яңгыраган. Шартлау порт тирәсендә була.

Җирле халык төшергән видеоларда көчле шартлау ишетелә, шуннан соң төтен болыты күтәрелә, шуннан соң тагын бер шартлау яңгырый. AFP язуынча, шартлау шәһәрнең күп районнарында сизелде.

Беренчел мәгълүматка күрә, шартлау пиротехника складында булган. Reuters чыганакларына күрә кимендә 10 кеше һәлак. «Әл-Маядин» телеканалы хәбәр итүенчә, йөзләрчә кеше җәрәхәтләнгән.

Лүбнән сәламәтлек саклау министры Хамад Хәсән сүзләренчә, яраланучылар «бик күп», ләкин ул төгәл санны атамады. Моннан тыш ул шартлау зур матди зыян китергәнен әйтте.

Бәйруттагы шартлау нәтиҗәләре

Шартлау урыныннан берничә километр ераклыкта урнашкан биналарда пыялалар ватылган.

Кызыл Хач хезмәткәре сүзләренчә, күп кеше шартлаудан очкан пыяла кисәкләреннән җәрәхәтләр алган.

Якындагы җирләрдә урамда бина өлешләре, әйләнгән машиналар, пыялалар ята. Шәһәрдә юл хәрәкәте бозылган, телефон элемтәсе эшләми.

 

Чыганак: Азатлык 

Бәйле