Башкортстанда активистлар урман кисүчеләр белән көрәшә [видео]

-- kadria

Башкортстандагы Куштауны яклаучы активистлар 3 августта җыелып тауга менде һәм анда урманны кисү эшләрен туктатты.

Башкорт сода ширкәтенә сода җитештерү өчен чимал алу урыны буларак бирелгән бу шиханда урманны кисү хәбәре узган атна ахырында, Корбан бәйрәме көннәрендә үк таралган иде. Әмма ул чакта киселгән урманны күрүчеләр урман кисүчеләрне очрата алмаган. Тауны чималга бирүгә каршылар эшнең дүшәмбе ныклап башланачагын сизеп алып 3 августта урман кисүчеләр янына барган.

Активистлар урман кисүчеләрнең нинди ширкәттән һәм кемнәр булуын ачыкларга теләгән, урманны кисү өчен рөхсәт кәгазьләрен күрсәтүне таләп иткән. Нәтиҗәдә активистлар полиция чакырган һәм урман кисүчеләр эшләрен ташлап китеп барырга мәҗбүр булган.

Азатлык шиханны яклаучылар белән анда булган хәлләр турында сөйләште. «Башкорт» төркеме җитәкчеләренең берсе Фаил Алчынов без шалтыратканда Куштау түбәсендә иде.

Фаил Алчынов Куштауны яклаучы активистлар белән

Алчынов Азатлыкка белдерүенчә, дүшәмбе тау башына шиханны яклаучы 30лап активист күтәрелгән һәм урманны кисүчеләр өчен тау башыннан аска таба юл ачу эше башланганлыгын ачыклаган. Моның өчен 30 метрлап киңлектә агачларны кисеп аска таба төшә башлаганнар. Алчынов әйтүенчә, гадәттә таудагы урманны астан өскә таба кисеп менәләр, әмма бу юлы эшне оештыручылар астан кисә башлау халыкта зур шау-шу кубарыр дип куркып эшкә тау башыннан керешкән. Алчынов урманның тоташ түгел, ә урыны-урыны белән киселгәнлеген күрүләрен әйтә. Урман кисүчеләр шул рәвешле ике тау кушылган урында Үрнәк авылына якын бер җиргә төшеп юл ачарга тели, ди ул.

Куштауда киселгән агачлар

Активистларның шактые тау итәгендәге Үрнәк авылында яшәүчеләр. Элек Стәрлетамакта яшәгән, пенсиягә чыгып әлеге авылган күченгән Рим Абдулнасыров тыныч тормыш эзләп шәһәрдән авылга күченгән идем, язмаган ахыры ди.

Рим Абдулнасыров

«Алар һәрвакыттагыча бу юлы да халык бәйрәм иткәндә тыныч һәм астыртын рәвештә эш итте, кешеләр бәйрәм итүдән файдаланып урманны кисүгә кереште. Әмма дүшәмбе инде без аларга эшләү мөмкинлеге бирмәдек. Без алардан бу урманны кисү өчен рөхсәт кәгазен таләп иттек. Ә Куштаудагы урман тыюлык санала, аны кисәргә рөхсәт ителгән урманнар рәтенә бары Русия авыл хуҗалыгы министрлыгы карары нигезендә генә күчереп була. Әмма әлегә андый карар юк. Тәмам оятсызларча эш итәләр. Моны бандитизм дип атарга була һәм без дүшәмбе бандитларны туктаттык дип әйтер идем”, ди Абдулнасыров.

Аның әйтүенчә, урман кисүне туктату өчен әлегә 30 кешенең җыелуы җиткән, әмма кешеләр социаль челтәрләр аша аралашып тора, кирәк булса мең кеше дә җыела ала.

Куштауда урманның киселгән өлеше

Урманны юк итәргә теләсәләр, моңа безнең җәсәдләребез аша гына ирешә алачаклар, монда җыелганнарның күбесе өлкән яшьтәге кешеләр ди Абдунасыров. Аңа хәзер 64 яшь. Шулай ук Үрнәк авылында яшәүче икенче бер активист Рәис Мусаваровка 70 яшь.

Рим Абдулнасыровның күршесе, Куштауны яклаучы өлкән яшьтәге тагын бер активист Любовь Ануфриевага 81 яшь. Июль уртасында Любовь Ануфриева өенә экстремизмга каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре килгән. Бу хәлдән соң Абдулнасыров Ануфриева белән полиция бүлегенә барган һәм ахыр чиктә полиция хезмәткәрләре гафу үтенергә мәҗбүр булган.

Ануфриева 40 еллап гомерен Башкорт сода ширкәтендә эшләп уздырган. Хәзер исә ул Куштауны яклап көрәшүче иң өлкән активистларның берсе.

«31 июльдә Куштау итәгендә башкортлар белән татарлар пылау пешереп Корбан бәйрәме уздырды. Монда яшәүчеләр дә катнашты, Уфадан да 15ләп машина белән кешеләр килде. Анда җәядән ук ату, шашка уеннары һәм башка шундый ярышлар узды. Аннан соң шунда ук мөселманнар намаз укыды. Намаздан соң ашарга утырдык, ә кайберәүләр тауга менеп китте. Тауга менсәләр, йөзләп агач киселгән. Ягъни тауның бер ягында намаз укып Аллаһтан шиханны саклауны сорыйлар, ә шул ук вакытта шундый ук башкортлар тауның икенче ягында кыргыйларча кыйммәтле агачларны кискән. Моның ни кадәр кызганыч хәл булуын һич аңлатып бетерерлек түгел. Мин анда бердәнбер урыс кешесе идем, мин бернинди милләткә карамыйча бөтен кеше белән дус. Безнең өчен бу биредә тиздән эш кайный башлаячагы турында беренче ишарә булды», ди Ануфриева.

Куштау итәгендә активистларның Корбан бәйрәме

Өлкән яшьтә булу сәбәпле дүшәмбе ул шиханга менә алмаган. «Мин тау итәгендә калган идем, тауга менүче урман кисүчеләрне туктатып тирә якка күз салуларын сорадым, Башкорт сода ширкәтенең Стәрлетамак тирәсен ничек агулап бетергәне һавадан да күренә дип аңлаттым, чыннан да суларлык түгел иде һава», ди ул.

12 июльдә Куштауны яклау флешмобында 500ләп кеше катнашты

12 июльдәге флэшмобтан соң экстремизмда гаепләргә маташуга бик нык рәнҗүен әйтә Ануфриева.

«Экстремистлар дигән тамганы безгә Радий Хәбиров такты. Ул безнең белән очрашмый да, сөйләшми дә, без аның өчен берни түгел. Ул безне акча өчен эшләүчеләр, экстремистлар һәм маргиналлар дип атый. Мин — Ленинград блокадасын кичергән кеше, өч сугышны узган, Берлинга барып җиткән солдат кызы. Мин үземне экстремист дип атарга рөхсәт итмәячәкмен.

Минем өйгә подполковник, майор һәм өлкән лейтенант килде. Мин андый кунакларны каршыларга әзер түгел идем. Безнең флэшмоб 12 июльдә узды, ә ике-өч көн узуга алар килеп төште. Мине уратып алып хакимият белән килештерелмәгән ул чараның төп оештыручысы булуда гаепли башладылар. Көн бик кызу иде, шулай итеп кояшта мине 40 минутлап кыздырдылар, яшем зур булса да, бик кыздырып бетерә алмадылар. Гәрчә артымдагы койманың кояшта ничек кызуыннан тиздән инде тормышның чиге якынлашуын сизә башлаган идем. Алар ниндидер протокол тутыра башлады, мин ул протоколны тутырудан баш тарттым”, ди Любовь Ануфриева.

Активистлар әйтүенчә, 4 август иртәсендә урман кисүчеләр тагын тау башына менәргә теләгән, әмма төне буе сакта торган активистлар аларның машиналарын туктаткан һәм юл буенда озак кына кайнар, әмма көч кулланусыз сөйләшүләр булган.


Куштау — Башкортстандагы известь яткылыгына бай иң зур тау-шихан. 2017 елда анда геологик эзләнүләр уздыруга рөхсәт бирелгән иде. Узган елның августында аны эшкәртү өчен дә рөхсәт бирелде. Ул рөхсәт 2039 елга кадәр бирелгән.

Җәмәгатьчелек Йөрәктау һәм Торатауга табигать һәйкәле буларак саклау статусы бирелгән кебек, Куштауны да саклап калу өчен көрәшә. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров Куштауның эшкәртеләчәге турында күп тапкыр кабатлап, «Мин меңнәрчә кешене эшсез калдыра алмыйм. Ул ил өчен стратегик тармак. Мине сындыру, журналистларны, милләтчеләрне сатып алу файдасыз», дигән иде.

 

 

Чыганак: Азатлык Радиосы сайты
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий