Уфада фаҗига: ике поезд… [видео]

7 августта, иртән «Уфа» станциясендә ике поезд бәрелешкән. Бу хәл маневр эшләре вакытында килеп чыккан.

Россия Тикшерү комитетының Идел буе Тикшерү идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, нәтиҗәдә, ике пассажир вагоны юлдан киткән. Пассаңирлар булмаган. Зыян күрүчеләр юк, зыян күләме һәм һәлакәт сәбәпләре билгеләнә.

  • Хәзер һәлакәт урынында Россия Тикшерү комитетының Транспортта Идел буе Тикшерү идарәсе тикшерүчеләре эшли, югарыда күрсәтелгән факт буенча тикшерү үткәрелә, һәлакәтнең барлык шартлары һәм сәбәпләре ачыклана. Тикшерү нәтиҗәләре буенча процессуаль карар кабул ителәчәк һәм Уфа станциясендә куркынычсызлык чараларын көчәйтү турында күрсәтмә кертеләчәк, — дип билгеләп үттеләр ведомствода.

Baza Телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, бу хәл машинистларның берсе телефонда утыруы һәм поездның кызыл утка узганын күрмәве аркасында килеп чыккан.

Чыганак: TATPRESSA.RU

 

Бәйле