Яшел Үзәндә бала суүсемнәргә урала һәм…

7 августта Яшел Үзәндә 8 сыйныфның 14 яшьлек укучысы батып үлгән. Бу хакта ТР прокуратурасында хәбәр иттеләр.

Алдан, якынча 14 сәгатьтә яшүсмер дуслары белән бергә шәһәр күле ярында була. Күпмедер вакытта ул күл үзәгендәге мәйданчыкка кадәр йөзәргә була, әмма суүсемнәргә урала һәм су астына китә. Аны коткарып калырга тырышалар, барып чыкмый. Урынга водолазлар килә, алар яшүсмернең гәүдәсен тартып алалар. Прокурор тикшерүе башлана.

Фото: Новости Зеленодольска

Чыганак: Вечерняя Казань
Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий