Бер ханым юлдан 16 мең евро салынган чүп пакетын таба

-- Лейла

Австриядә яшәүче бер хатын-кыз полициягә акча тулы чүп пакетын   тапшырган, анда барлыгы 16 мең евро булган, дип яза Австриянең Kronen Zeitung басмасы.

Чүп пакетын Югары Австриянең Феклабрук федераль җирендә яшәүче 26 яшьлек хатын-кыз тапкан. Пакет калган урын яныннан узып барганда, ханым юл янында чүп-чар калдырганнар, дип уйлый, тик пакетның купюралар һәм тәңкә белән тулы булуын ачыклый.
Шуннан соң ул кичекмәстән полициягә юл ала һәм үзенең табышы турында хәбәр итә. Соңрак ачыкланганча, акча  полициягә мөрәҗәгать иткән 28 яшьлек ир-атныкы булган. Полиция акчаны хуҗасына кайтарды.

Чыганак: РИА-Новости

Бәйле