Бейрутта шартлау вакытында искиткеч вакыйга булган [видео]

-- Лейла

Искиткеч вайкыганы журналистларга Ливан кешесе — Эдмонд — сөйләгән. Ул баласының дөньяга килү мизгелләрен гомерлеккә истә калдырачак. Бу аның тормышындагы иң бәхетле вакыйга булганга түгел, ә улы дөньяга килгән көн аның иле өчен фаҗигага әверелү сәбәпле.

Видеороликта Эдмондның хатыны — Эмануэль — 4 августта Бейруттагы Изге Георгий хастаханәсендә бала табарга әзерләнә. Хатын-кызның ире мөһим процесска әзерләнүче табибларны видеога төшерә.

Кинәт кенә ир-ат төшкән кадрларда каты тавыш  яңгырый. Видео больница палатасындагы тәрәзәләрнең челпәрәмә килгәнен күрсәтә.

Эдмонд BBC World News ка сөйләгәнчә, аларның Эммануэль белән уллары башкаланы тетрәткән шартлаудан соң ук туган.

Бәхеткә каршы, барысы да әйбәт тәмамланган: әни дә, сабый да үзләрен яхшы хис итә. Шартлау вакытында хастаханәдә беркем дә җитди зыян күрмәгән.

Чыганак: Ватаным Татарстан

 

Бәйле