Гөлназ Асаева белән Вилдан Шәмсетдинов лейблдан куылуына ничек җавап бирә?

//Татар Тудей// Татар Бүген//

Гөлназ Асаева Инстаграм битендә «Этләр белән эт буласыбыз килми, кечекләре белән бигрәк тә» дигән пост чыгарган.

Лейбл Гөлназ Асаеваның ирен Вилдан Шәмсетдиновны пирамидага кушылып, кешене алдауда гәепләгән иде. Шуңа күрә бу язма Элвин Грейга җавап булып санала дип уйларга була.

Күп инстачылар каршы яза:

«Усалсың, балам, бисмилла дип яшә»

«Кем көчек тә, кем эттер әле?»

Кайбер инстачылар Гөлназ Асаеваны яклый:

«И Аллам…шул кадәр кеше бәхете эчләрен тишә кайберәүләрнең. Һәр кешенең үз юлы… матур парлар, яши генә күрсеннәр»

«Эт өрә, кәрван йөри дип әйтәләр. Сезнең Вилли белән кәрваныгыз иң максатчан һәм бай булсын»

Чыганак: Гөлназ Асаева инстаграмыннан

Бәйле