Август аенда 16 яшькә кадәрге балаларга 10 мең сум түләрләрме?

Ата-аналар өметләнә, федераль үзәк дәшми, ә интернет челтәрендә берни белән дә расланмаган имеш-мимешләр йөри, яңа «коронавируслы» 10 мең сум акча түләү 20 августтан соң мөмкин, янәсе. Июнь һәм июль айларында РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан бик тә тәэсирле ярдәм чаралары игълан ителде. Түләү турында Карар кабул ителгән очракта, мәгълүматның дөреслеген кайсы рәсми сайтларда тикшерергә була икәнен хәбәрче VN.ru ачыклады.

Ата-аналарны дәүләт матди яктан ярдәм итәрме дигән сорау борчый. Интернет челтәрләрдә 10 000 сум түләүне август аенда озайту турындагы имеш – мимешләр күп — берәүләр яңа пособие алганнары хакында яза, икенчеләре картага акча 1 сентябрьгә якынрак төшәр, дип ышандыра.

20 август көнне түләү датасы — бу ата-аналар форумнары буенча актив йөрүче имеш-мимешләр. Бу санның каян алынуы беркемгә дә билгеле түгел. Бу турыда бернинди рәсми мәгълүмат та басылып чыкмаган.

Тиешле түләүләр турында дөрес мәгълүматны рәсми сайтларда гына табарга була. Сезнең өчен яңа түләүләр турында мәгълүмат бастырылырга мөмкин булган ведомстволар исемлеген бастырабыз:

ТР Президентының рәсми сайты kremlin.ru)

Дәүләт Думасының рәсми сайты (duma.gov.ru)

РФ Хөкүмәтенең Рәсми сайты (government.ru) х

хокукый мәгълүмат порталы (pravo.gov.ru)

 

Чыганак: VN.RU

Бәйле