1 сентябрьгә 5-9 сыйныф укучыларын «сюрприз» көтә

Белемнәрдә мөмкин булган җитешсезлекләрне ачыклау һәм бетерү өчен 5-9 сыйныф укучыларына тест рәвешендә тикшерү узарга туры киләчәк.

Русянең уку йортлары, барлык санитар нормаларны үтәп, 1 сентябрьдән үз эшләрен башлыйлар. Бу хакта Русия президенты советында мәгариф министры Сергей Кравцов хәбәр итте.

Кравцов шулай ук 5-9 нчы сыйныф укучыларына тест узарга туры киләчәк, дип басым ясады.

Русия югары уку йортларында уку 1 сентябрьдән башлана, әмма чит илләрдән килгән студентлар өчен укулар 14 көнлек карантиннан соң гына башланачак. Югары уку йортларында да битлек киеп йөрү мәҗбүри булачак.

Чыганак: НТР-24

 

Бәйле