Кайчаннан Татарстанда гриппка каршы түләүсез вакцинация башланачак?

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы Казанда метро станцияләре янында мобиль пунктлар урнаштыру мөмкинлеген карый.

Татарстанда 1 сентябрьдә республика халкын гриппка каршы бушлай прививка ясый башларга ниятлиләр. Бу хакта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

  • Без вакцинаны августның 20нче саннарында көтәбез, шуңа күрә 1 сентябрьдән прививкалар ясау компаниясе эшли башлаячак. Быел бөтен кешене гриппка каршы прививка ясарга чакырабыз, бүгенге көндә ул бик кирәк, – дип ассызыклады ул.

Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Роспотребнадзор Казанда метро станцияләре янында мобиль пунктлар урнаштыру һәм зур предприятиеләрдә күчмә вакцинация оештыру мөмкинлеген карый. Грипп һәм коронавирусның катнашуы инфекцияләрнең төрле зарарлану төркемнәре булуы белән куркыныч. Аларның берсе таралган чорда халыкның бер өлеше генә авырса, киләсе сезонда авыручылар саны артырга мөмкин.

Фото: Яндекс Дзен

Чыганак: KazanFirst

Бәйле