Бала бер атна әнисенең мәете янында яшәгән

Мәскәүнең Орехов бульварында урнашкан йорттагы фатирда бер хатын-кыз мәете табылган. Ул кискәләргә бүленгән булган. Мәрхүмәне үз ире көнчелектән үтергән дип фаразлыйлар. Хатынны үтергәндә һәм тагын берничә көн дәвамында шушы ук фатирда алты яшьлек малай да була. Ул әнисенең мәете, үтерүче әтисе белән тора. 

РЕН ТВ каналы хәбәр иткәнчә, җинаять узган атнада була. 41 яшьлек Ольга исемле хатын йоклап ятканда аңа ире һөҗүм итә һәм үтерә. Аннары ир хатынның мәетен ванна бүлмәсенә алып керә һәм берничә өлешкә кисә. Кисәкләрне пакетларга төреп куя. Җинаятьче мәеттән котылырга өлгерми. Фатирдан чыккан искә күршеләре игътибар итә һәм полиция чакыралар.

Урынга килгән полиция хезмәткәрләре канга буялган кул пычкысы һәм берничә кара пакет таба. Шушы ук бүлмәдә ир белән хатынның алты яшьлек улы була. Ул җинаятьнең шаһиты булырга мөмкин. Якынча мәгълүмат буенча, әти кеше балага тимәгән.

Үтерү көнчелек аркасында килеп чыккан дип фаразлана. Ир — Михаил — хатыны хыянәт итә дип саный. Шуңа күрә ул коточкыч адымга барган. Хәзер бу кеше белән тикшерүчеләр эшли.

Life.ru сайты мәгълүматы буенча, ир белән хатын салгалап йөргән, асоциаль яшәү рәвеше алып барган, диелә хәбәрдә.

Фото: thedailybeast.com

Чыганак: Вести

 

Бәйле