РСФСРның халык артисты вафат

16 августта 78 яшендә артист һәм Мәскәү Думасы депутаты Николай Губенко вафат булды. 

Губенко -элеккеге Совет һәм Россия театр һәм кино актеры, кинорежиссер һәм сценарист. «Таганка актерлары берлеге» театрына нигез салучы һәм сәнгать җитәкчесе. РСФСРның халык артисты. 1989-1991 елларда-СССР мәдәният министры. II һәм III чакырылыш Дәүләт Думасы депутаты, Мәскәү Думасы депутаты. 2009 елдан Мәскшү Думасы Рәисе урынбасары булып эшли.

«Ул озак авырды»,— дип хәбәр итте МДДДӘ мәдәният һәм массакүләм коммуникацияләр буенча комиссия рәисе Евгений Герасимов. Николай Губенконың йөрәге туктады, дип хәбәр итте Мәскәү Думасы Рәисе Алексей Шапошников.

Губенко әфәнде вафатына бәйле рәвештә, Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Русия Президенты Владимир Путин кайгыларын уртаклашты.

Фото: culture.ru

Чыганак: Коммерсантъ

Бәйле