Атна дәвамында татарстанлыларны нинди һава торышы көтә?

-- Лейла

ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе киләсе атнада Татарстанда һава торышы турында сөйләде.

Һаваның максималь температурасы 13-20 градусны тәшкил итә, төнлә 7-13 градуска кадәр түбәнәя. Мондый температура фоны нормадан 4-5 градуска түбәнрәк, дип аңлаттылар ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә.

Синоптиклар фаразларына караганда, 17 август көндез республика аша әлеге циклонның чираттагы атмосфера фронты уза. Көндезге температура 13-19 градуска кадәр тәшкил итә.

Сишәмбе, 18 августта, циклонның тыл өлеше йогынтысында әле яңгырлы һава торышы сакланачак, яңгырлар, нигездә, Татарстанның көнчыгыш районнарында көтелә. Шулай ук урыны белән төньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-18 метрга кадәр җитүе мөмкин.

Киләсе ике көндә, 19 һәм 20 августта, республикада һава торышына көнбатыш антициклонының алгы өлеше йогынты ясый башлаячак. Сизелерлек явым-төшем көтелми, көндез генә Татарстан көнчыгышында бераз яңгыр явачак. Температура фоны исә сизелерлек үзгәрмәячәк: төнлә 5-11 градус җылы, көндез 13-19 градустан югарырак булыр дип көтелә.

21 һәм 22 августта урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал, температура акрынлап күтәрелә башлаячак. 21 августта көндез 16-21 градуска кадәр җылыначак, 22 августта 18-23 градуска кадәр җылы булачак.

Чыганак:  "БИЗНЕС Online". 

Бәйле