Төнлә казанлының машинасын тартып алалар: сәбәбе…

-- Лейла

Казанда полиция хезмәткәрләре кайнар эзләр буенча автомобильне урлау турында эш ачкан. Бу хәл 23 августта төнлә Челюскин урамындагы йорт ишегалдында булган, дип хәбәр итә эчке эшләр министрлыгының шәһәр идарәсе матбугат хезмәте.

Зыян күрүче аңа ике билгесез кеше килүен, KIA Rio автомобилен урлавын сөйләп бирә. ППС экипажы хезмәткәрләре югалган машинаны ерак түгел таба.

Соңрак шикләнелүчеләр дә тоткарлана-27 һәм 34 яшьлек казанлылар. Ирләр зыян күрүчегә килеп, кычкырып уйнаучы музыканы басуын үтенеп, кисәтү ясаганнар. Алар арасында  конфликт килеп чыга һәм автомобиль ачкычларын алып, яшьләр утырып китә.

РФ Җинаять кодексының 166нчы маддәсенең 1нче өлеше буенча («урлау максатыннан башка автомобильне хокуксыз алу») җинаять эше кузгатылган.

Чыганак: "БИЗНЕС Online".

Бәйле