Казанда югалган хатын-кызны эзлиләр [фото]

-- Лейла

Казанда үз автомобилендә киткән һәм хәбәрсез югалган хатын-кызны эзлиләр. Бу хакта «Татар-информ» МА Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сөйләде.

19 августта 49 яшьлек Лилия Хисаметдинова «Сады сәүдә үзәгеннән» Фольксваген Тигуан автомобилендә китә. Аның хщзер кайда булуы турында берни дә билгесез.

Тикшерү барышында Лилия Хисаметдинованың җинаять корбаны була алуы турында фаразлары бар. Аның   турында мәгълүмат булган кешеләргә (843) 298 06 69, яисә 02 телефоны аша хәбәр итүегезне сорыйлар.

Чыганак: ТИ

Бәйле