//Татар Тудей// Татар Бүген//
Җырчы Лилия Хәйруллина инстаграмда сөйгәне белән төшкән фотоларын урнаштырган. «Бәхет тынычлыкны ярата», — дип язып куйган.
Ләкин Лилия монда интригага урын калдырган — фотоларда Лилия белән сөйгәненең йөзләре күренми, яшьләрнең серле образлары гына күренә.
Инстачылар Лилиянең сөйгәнен таный алмаганнар. Пост астында шундый комментарийлар язып калдырганнар:
«Шәп»
«Ел интригасы»
«Бөтен серләр дә вакыты җиткәч ачыла ул».
Күбесе җырчыга сөйгән яры белән матур тормыш һәм бәхет теләгән.
Фото: Лилия Хәйруллина инстаграмыннан
Чыганак: Лилия Хәйруллина инстаграмыннан