Казанда бер пенсионерны мошенниклар өч миллионга алдый

-- Лейла

Казанда пенсионер үзен банк хезмәткәре дип атаган мошенникка өч миллион акча күчергән. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Август азагында 74 яшьлек ир-атка билгесез ир шалтырата һәм үзен банкларның берсендә куркынычсызлык хезмәте хезмәткәре дип таныштыра. «Банк хезмәткәре» барлык акчаларны резерв счетларына һәм карталарына күчерергә тәкъдим итә.

Ул пенсионерга шик тумасын өчен аның исемен һәм паспорт мәгълүматларын атаган. Өлкән ир-ат мошенник күрсәткән барлык инструкцияләрне дә үти.

Шуннан соң билгесез зат 4 сентябрьдә пенсионер янына курьер киләчәк һәм акча күчерелгән банк карталарын алып килә, дип вәгъдә иткән. Билгеләнгән көнне берәү дә килми, өлкән яшьтәге ир-ат полициягә мөрәҗәгать итә.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында әгәр сезгә билгесез кеше шалтыратып, үзен банк хезмәткәре дип атый һәм сезнең картадан шикле рәвештә акча күчерелгән,дип әйтә икән, шунда ук сөйләшүне өзәргә кирәклеген кисәтә. Мошенник турында банкның контакт үзәгенә хәбәр итәргә кирәк.

Алдау корбаны була калган очракта, 102 яки 112 телефоннары аша полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Чыганак: Бизнес-Онлайн

Бәйле