Казанда фатирда янгын чыккан: күршеләре фатирыннан чыга алмыйча ярдәм сорый

-- Лейла

7 сентябрь 14.30 сәгать тирәсендә Ибраһимов урамы, 55нче йортта янгын чыккан.

Казанда фатир янган, күрше фатирда яшәүче хатын-кыз өеннән чыга алмыйча ярдәм сораган. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

7 сентябрь 14.32 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Ибраһимов урамындагы 55нче йортта фатир януы турында хәбәр килгән.

Янгын чыккан фатирда кеше булмавы ачыкланган, әмма күршесе ярдәм сораган.

Янгын сүндерүчеләр төтен кергән күрше фатирдан хатын-кызны махсус битлек кидереп алып чыккан. Бу подъездда яшәүче калган кешеләр урамга үзләре чыккан.

Фатирның 15 кв.метр мәйданлы аш бүлмәсендә әйберләр һәм җиһазлар янган. Янгын чыгу сәбәпләре ачыклана.

Чыганак: Татар-Информ

Бәйле