Сентябрьдә кайбер ата-аналар өстәмә түләүләр ала алачак

-- Лейла

Эшсез ата-аналар сентябрьдә һәр балага 3әр мең сум акча алачак.

Сентябрь аенда 18 яшьтән кечерәк балалары булган эшсез ата-аналарга эшсезлек буенча пособиегә өстәмә 3 мең сум акча түләргә мөмкин. Бу хакта Россия премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган карарда әйтелә.

«Хөкүмәт сентябрь аенда һәр балигъ булмаган балага эшсезлек буенча пособиегә өстәп 3 мең сум акча түләргә дигән карар кабул итте», — диелә документка аңлатма язуында.

Документ нигезендә, әлеге максатларга федераль бюджеттан 8,5 млрд. сум акча юнәлдереләчәк. Өстәмә социаль ярдәмне эшсез дип танылган һәм 18 яшькә кадәрге балалары булган 2,8 млн граждан алачак.

Чыганак: kazanfirst

Бәйле