Татарстанда мәктәп автобусы яна [видео]

-- Лейла

Чистай районында 9 сентябрь иртән мәктәп автобусы яна. Бу хакта вакыйга шаһитлары хәбәр итте.

Автобус эчендә Урта Талкыш һәм Кече Талкыш балалары була. Укучылар салоннан йөгереп чыгарга да өлгергәннәр.

Район порталында билгеләп үтелгәнчә, автобусны техник карау берничә тапкыр уздырылган. Ике көн элек узган беренче тикшерүдән соң рейска автобус кертелмәгән. Автобус ремонтта иде, кичә техник карау узды һәм рейска куелды.

Чистай шәһәр прокуратурасы ТР прокуратурасы йөкләмәсе буенча мәктәп автобусы белән булган хәл турындагы мәгълүматны тикшерә башлады.

Чыганак: Вечерняя Казань

Бәйле