Казанда COVID-19 авырган ир-атның авыр формада өзлегүләре башланган, шуның аркасында ул аздан гына үлми кала.
ТНВ телеканалы мәгълүматлары буенча, ир-ат үзе сәламәтлек саклау өлкәсендә эшли. Ул коронавирус йоктырган, компьютер томографиясе үпкәләрнең 40 проценты зарарланганын күрсәткән. Коронавирусны ул бер ай эчендә җиңеп чыга, әмма ай ярымнан соң өзлегүләр башлана.
Казанлының эчәк кан агуы башланган. Хастаханәдә аңа аның җәрәхәт авыруы («язва») булуын хәбәр итәләр. Әмма ир-атта җәрәхәт тә, гастрит тә булмый. Табиблар сүзләренә караганда, COVID-19дан дәвалау вакытында организмның йомшаруы аркасында өзлегүләр барлыкка килгән.
18нче Шәһәр хастаханәсендә аңа башта кан агуны туктату өчен беренче операция ясаганнар. Бер көннән-янә кан агу башлана, ашказанының бер өлешен кисәләр. 2 көннән соң пациент авыр хәлдә РКХ реанимациясенә эләгә, анда аның хәлен яхшырта алалар.
Ике ай эчендә казанлы 15 килограммнан артык ябыгып, хәзер терелүгә бара.
Чыганак: Вечерняя Казань