Туй көнендә фаҗига: килен кияү килер алдыннан вафат була

-- Лейла

Дагестанда кыз туй алдыннан нык дулкынланудан үлә. Ул дару кабул итә, әмма хәле начарлануын дәвам итә. Зәрем исемле киленне хастаханәгә илтәләр, ул анда инсульттан вафат була. Бу хакта «Mash»хәбәр итә.

Тантана алдыннан ук кызның хәле начарлана. Ул чакта аңа ниндидер дару бирәләр, әмма хәле начарлануын дәвам итә. Туйга «ашыгыч ярдәм» чакырталар — кызны хастаханәгә илтәләр, ул шунда үлә дә.

Үлем сәбәбе-табиблар инсульт ди. Тикшерү үткәрелә, судмедэкспертиза билгеләнә.

Балачактан ук йөрәге белән проблемалары булуы мәгълүм.

Чыганак: kazanfirst.ru

Бәйле