Шушы көннәрдә Рәфинә Ганиуллина 35 яшен билгеләп үтте. Гадәттә, алар һәр бәйрәмне биш кыз һәм әниләре белән уздырсалар, быел Резедәләре чит илдә калды. Рәфинәгә ире гадәти булмаган бүләк ясаган. Рәзил аңа икесе бергә йокларга дип карават бүләк иткән. Баянчы белән җырчы ни хәлләрдә яшәп яталар икән? Рәфинәдән әнә шул хакта сораштык.
– Биш кыз туганның икесе генә кияүдә дип беләм. Гаиләле булу рәхәтме, Рәфинә?
– Без кечкенәдән әти исән булып, әтиле ятим үскән балалар. Тулы гаиләдә үскән балалар бүтән төрле, безнең кимсенгән чаклар да күп булды. Әти эчү белән харап булды. Кичен холкы начарланып тавыш чыгарса да, иртәгесен әнидән гел гафу сорый иде. Әни кичерә килде. Күп әйбергә түзде. Китсәм, зыян салыр дип тә уйлагандыр инде. Әни безнен хакка әти белән аерылышты. Ул биш баласы өчен җаваплылыкны тойганга күрә тәвәккәлләгән һәм бу тормышта үзенен җинүче икәнен исбат итте. Безне биш кызын бер үзе аякка бастыра алды. Миңа гаиләм бик кадерле. Кирәк чакта сабыр итеп, юл куеп яшәргә тырышам. Балаларым тигез канатлы булып үссен, дим. Рәзил белән миңа бик рәхәт. Бер-беребезне аңлыйбыз. Икебездә иҗатта булгач без һәрвакыт бергә. Эшебез уртак булганга күрә бәхәсләр дә еш туа, ләкин без уртак фикергә килә беләбез, тавыш чыкса зурга жибәрмибез, ачу саклап йөрмибез. Бу безгә комаучаламый, киресенчә без тик тормыйбыз, үсештә. Иң мөһиме – тавыш чыкмасын.
– Гаилә тормышы рәхәт булгач, нигә сеңелләрен кияүдә түгел?
– Безнен уртанчы кызыбыз Люция кияүдә. Резеда эш буенча Һиндстанда, чикләр ачылгач кайтачак. Калган ике кызыбыз гаилә корырга бик ашыкмый әле. Аларда бәлки ир-атларга карата ышаныч хисе житеп бетмидер дип уйлыйм мин. Бу мәсьәлә аларны борчыганга күрә, Инстаграмда да үзләрен «ымсындыргыч» тоталар. Алар замана шаукымына ияреп халыкка хайп кирәк дип саныйлар, ә үзләренең репутацияләре турында онытып жибәрәләр кебек. Кайчан да булса ялгыш фикер йөртүләрен анларлар дип ышанып калам. Ни дисәң дә, адәм баласы яхшылыкка, сафлыкка омтылырга тиеш!
– Әтиең белән дуслаштыгыз кебек…
– Бөтенебез дә нишләп үзен төзәтә алмады икән ул дип баш ватабыз. Әти бик булдыклы, чибәр кеше. Әмма аңа аракы хуҗа. Ә беләсезме, нинди тырыш, булдыклы нәселдән ул. Аның сеңелләренең тормышын күрсәгез! Кай арада өлгерәләр. Җиләген дә җыялар, бакчада да эшлиләр. Күп итеп маллар тоталар. Һәркайсында 5-6 шар сыер. Шөкер, алар безне бик яратып, үз итеп каршы ала. Без Уразбахтыга кайткач, күбрәк авыл башында яшәүче Гөлнәзирә апага тукталабыз. Шул арада мичкә бәлеш тә кергән була, мунчасын да ягып җибәрә. Без кайтканны белгәч, тиз генә әти дә килеп җитә. Тормышта хаталар булмый тормый, кичерә белергә кирәк дип уйлыйм мин. Безне әни шулай өйрәтте. Ул үзе дә беркемгә дә ачу тотмый. Иремнең әнисен дә бик хөрмәт итәм. Ара ерак дип тормый, килеп хәлләребезне белә. Оныкларын да караша. Мин аңа аерым рәхмәтлемен.
– Әниегезнең хәлләре ничек?
– Әниебез 4 ел элек бик авыр инсульт кичергәннән соң сөйләшә алмый, мөстәкыйль тугел. Сенелләрем белэн чиратлашып карыйбыз, туганнарыбыз да бик булыша. Әнинең аппетитына һәм йокысына зыян килмәде, бөтен нәрсәне анлап яши. Сонгы елларда язучылык белән шөгылльләнеп журналистикага тартылган иде, хикәяләрен китап итеп тупладык, үз хыялын үз куллары белән тотып карарга насыйп булды аңа!
– Бер кыз алып кайтасың килмиме?
– Планда бар ул. Аллаһы Тәгалә ни язган бит. Әгәр бирә икән, ничек алып кайтмыйсың инде. Әлегә улларымны тәрбиялим. Иң мөһиме – сау-сәламәт булсыннар. Мин шөкер итә торган кеше. Булган тормышым өчен бик рәхмәтлемен.
Чыганак: Ватаным Татарстан