Кемнәргә коронавирустан прививка  ясатырга ярамый?

-- Лейла

Яман шештән, ялкынсыну, кан авыруларыннан интегүчеләргә, “красная волчанка” кебек аутоиммун системасына зыян килүчеләргә (организмның саклагыч көчләре зәгыйфьләнгән, дигән сүз) коронавирустан прививка ясатырга ярамый.

Табиб-иммунолог Владислав Жемчугов  шулай дип белдергән. Аның әйтүенчә, вакцинация ясау мәсьәләсен фәкать табиб кына хәл итәргә тиеш.

Моңа кадәр Россия Фәннәр академиясенең әгъза-мөхбире Денис Логунов Гамалея исемендәге үзәк галимнәре эшләгән вакцина ясатучыларда COVID-19 инфекциясенә каршы тору сәләтенең чир кичерүчеләрдәгегә караганда көчлерәк булуы турында белдергән.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле