Татарча сөйләшкәне өчен башына сугалар…[видео]

-- Лейла

Омскида ир телефон аша сөйләшкән 66 яшьлек хатын-кызга суга. Зыян күрүче Люция Тимофееваның сүзләренә караганда, аңа  хатының татар телендә сөйләшүе ошамаган.

 

Бу хәл 21 сентябрьдә маршрут автобусында булган.

«Мин шыпырт сөйләштем, тәрәзәгә таба барылып. Мин карчык белән сөйләштем, ул начар ишетә, бәлки, кайвакыт кычкырып әйткәнмендер, белмим. Ул миңа җилкәгә төртте,  тупас итеп: „йә русча сөйләш, йә сөләшмә»,-ди. Ул шундый зур, амбал.Мин аңа карадым һәм: «Ни өчен мин үз телемдә сөйләшә алмыйм?“ дидем. Һәм янә сөйләшә башладым. Ә ул миңа башыма йодрык белән сукты » » — дип сөйләде пенсионер ханым җирле басмага.

«Минем гематома. Бигрәк тә ятканда авырта», — диде пенсионер ханым.

Россия Эчке эшләр министрлыгының Омск өлкәсе буенча идарәсе матбугат хезмәтендә гариза кабул ителгән һәм полиция бүлегенә җибәрелгән, дип расладылар. Хәзерге вакытта тикшерү бара.

Чыганак:  "БИЗНЕС Online". 

Бәйле