«Университет өчен оят!» КФУ студенты тулай торакта яшәү шартларын күрсәтә [фото]

-- Лейла

КФУ студенты тулай торакның торышына зарлана. Тиешле постны ул социаль челтәрдә бастырган.

«Мин КФУда укыган өчен зур  акча түлим. Тулай торакны уңайлы дип атау кыен. Биредә бик салкын, пычрак һәм тузан. Барлык диварлар да сыдырылган, бу фотодан күренә. Җитәкчелеккә   мөрәҗәгать нәтиҗәсез. Оят шундый зур университет өчен.  Бу постны ниндидер игътибар җәлеп итәр һәм проблема, ниһаять, хәл ителер дип өметләнәм.» — дип  студент үзенең канәгатьсезлек белдерде.

Бәйле