- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Россиянең Европа өлешендәге үзәк полосада хәзер башланып киткән җылы һава торышы бу атна ахырына кадәр генә дәвам итәчәк. Бу хакта РФ Гидрометеорология үзәге лабораториясе мөдире Людмила Паршина сөйләде.
Сентябрь азагы – октябрь башы Россиядә көзнең иң җылы вакыты булса да, быел Көнбатыш Европада салкын һава урнашачак, дип белдерде синоптик.
Димәк, Россиянең Европа өлешендә, шул исәптән Татарстанны да кертеп, һава торышы көзге салкын һава торышына якыная. «Бу ял көннәрендә генә бераз җылытачак», – дип өстәде Паршина.
Чыганак: Ватаным Татарстан
–
–