- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Приморьеда Владивосток трассасында самосвал юл аркылы чыккан балалар төркемен бәрдерә – бер кыз һәлак булды. Бу хакта «КП-Владивосток»хәбәр итә.
Чит ил машинасы шоферы җәяүлеләрне үткәрү өчен тизлекне киметергә булган. Йөк машинасы руле артындагы ир-ат өлгерми һәм кроссовер белән бәрелешүдән качып, каршы як полосага чыга, анда биш бала һәм ике олы кешенең пляждан кайтышы була.
Нәтиҗәдә, кыз үлгән, тагын ике 8 һәм 9 яшьлек балалар авыр хәлдә хастаханәгә салынган.
Приморье крае буенча Эчке эшләр идарәсе юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерү башлый.
Чыганак: "БИЗНЕС Online".
–
–