1 октябрьдән кемнәрнең хезмәт хакы артачак?

-- Лейла

Беренче октябрьдән федераль дәүләт учреждениеләрендә эшләүче бюджет хезмәткәрләренең хезмәт хакы өч процентка, ягъни еллык инфляция дәрәҗәсенә индексацияләнәчәк.

Федераль казна, бюджет һәм автоном учреждениеләр хезмәткәрләренең, федераль дәүләт органнары хезмәткәрләренең, шулай ук федераль башкарма хакимият органнарының хәрби частьләре, учреждениеләре һәм бүлекчәләре граждан хезмәткәрләренең окладлары артачак.

Россия Хезмәт министрлыгында «Российская газета» га аңлатуларынча, индексация социаль өлкә һәм фән учреждениеләре, шулай ук гидрометеорология хезмәте, медик-социаль экспертиза учреждениеләре, ветеринария лабораторияләре, Роспотребнадзор гигиена үзәкләре, Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының коткару үзәкләре, стандартлаштыру, метрология һәм сынаулар үзәкләре һәм башка оешмалар хезмәткәрләренең хезмәт хакларына кагылачак.

Чыганак: Российская газета

Бәйле