Яшел Үзән районында ике ир-ат мунчада янып үлгән. Алар мунча мичен карамаган.
Воронино авылында шәхси йорт януы турындагы хәбәр 21.00 сәгатьтән соң килгән. Янгынны соң күргәннәр, янгын сүндерүчеләр килгәнче йорт һәм аның янәшәсендәге мунча тулысынча янып беткән. Моннан тыш, янгын күрше йортка күчү куркынычы булган, дип хәбәр итә Татар-Информ.
Янгын сүндерүчеләрне каршы алучылар мунчада кеше булырга мөмкинлеген әйткән.
«Мунчаны тикшергәндә 49 яшьлек һәм 46 яшьлек ир-атларның каты янган мәетләре табылган. Табибларга 21 яшьлек егет мөрәҗәгать иткән, ул янган мунчадан чыгып өлгергән дип фаразлана», — дип сөйләделәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.
Беренчел мәгълүматлар буенча, янгын мунча миченә дөрес якмау аркасында чыккан. Янгын мунчадан йортка күчкән.
Янгынны сүндергәннәр, әмма йорт һәм мунча тулысынча янып беткән. Зыян күләмен исәплиләр.