Иркә: “Теге куркак, гел елмаеп торган кызчык юк инде…”

//Татар Тудей// Татар Бүген//

Җырчы Иркә үзенең сәхифәсенә йөрәккә үтеп керерлек язма элгән. “Казан урамы буйлап атлыйм. Үзем атлыйм, узем уйлыйм. Ничә ел таптыйсың син бу асфальтны, Иркә? 20 ел тугелме?!” – дип башлый җырчы сүзен.

“Ышанычлы адымнар белән атлый белми идең әле, бер уңга, бер сулга курку тулы күзләр белән карап, каршыңа очраган һәр кешегә елмая идең. Тик нигәдер алар гына сиңа елмаймыйлар иде”, – дип искә ала үткәннәрне Иркә.

“Еллар узды… Адымнар да үзгәрде. Юлның уртасыннан атлыйм… Үз-үземә ышанып атлыйм… Теге куркак, гел елмаеп торган кызчык юк инде. Күпме узсам да бу сукмактан, кызчыкны кайтарып булмаганын анлыйм… Әй, Казан, син шулай үзгәртәсеңме соң безне – гади авыл кызларын? Әллә, язмыш, синме?” – дип уфтана җырчы.  “Казан да, язмыш та жавап бирмиячәген беләм лә мин”, – дип тәмамлый сүзен Иркә.

Иркәнең язмасына кайтаваз итеп, йөзләп комментарий да җыелган.

“Иркә, сеңлем, син мине 15 яшьлек чагыма алып кайттың, чынлап та, авылдан шәһәргә килгәч каршыга килүчеләргә исәнлек бирәсе килә иде, чөнки без, авыл балаларын, кечкенәдән үк: «Олы кеше белән исәнләш», – дип өйрәттеләр.”

“Авыл тәрбиясе күпме гомер үтсә дә югалмый ул, 20 ел үтсә дә, 50 ел үтсә дә, авыл кызы икәнеңне күпме югары менсәң дә онытма, уңышлар сиңа!”

“Нууу язып та куясың инде. Укыйсы гына килеп тора, молодец! Киләчәктә бәлки берәр китап чыгарырсың әле…”

Бәйле