«Ник соң мондый хәл булды?!»: кайгыларыбызның сәбәбен нидән эзләргә кирәк?

//Татар Тудей// Татар Бүген//

Тормышыбызда һәрберебез белән дә төрле хәлләр булырга мөмкин: шатландыра торганы да, кайгырта торганы да. Кайгы яки бәла-каза килсә, кайберәүләр: “Ник соң мондый хәл булды? Нигә минем белән генә шулай була соң?” — дип зарланып, үзенең канәгатьсезлеген белдерә. 

Галәмнәрнең Раббысы Коръәндә болай ди: “Сезгә ирешкән бәла-казалар вә кайгылар, үзегез кәсеп иткән гөнаһларыгыз сәбәпледер, шулай булса да, Аллаһ гөнаһларыгызны күбрәген гафу итәдер” (“Шура” сүрәсе, 30нчы аять). Димәк, гаепне бары тик үзебездән эзләргә кала. Аятьтән аңлашылганча, кайгының сәбәбе — үзебезнең гамәлебез. Туктап, әзрәк артка карап, уйланып карыйк. Кеше, гөнаһ кылып, үзен бәла-казага дучар итеп кенә калмый, хәтта төрле нигъмәтләрдән дә мәхрүм итә ала. Бәрәкәтле, бәхетле тормыш алып барыйк дисәк, иман китереп, изге гамәлләр кылып, шөкер итеп яшәргә тырышырга кирәк.

Рамил хәзрәт Юнысов та әлеге сорауга ачыклык кертә.

Бәйле