Танылган журналист Нияз Рахман сөйгән яры белән никахлашкан [фото]

//Татар Тудей// Татар Бүген//

Бүген танылган журналист, ТНВ каналы һәм “Болгар радиосы” алып баручысы Нияз Рахманның һәм аның сөйгән яры Эльзаның никах туйлары гөрләде.

Нияз һәм аның сөйгән яры Эльзаны язмыш Төркиядә су коенганда очраштырган. Нияз дуслары белән татар телендә кызлар турында әңгәмә корганда, янәшәдәге кызлар да татарча белә булып чыккан. “Быелның язында очраша башладык. Ярты ел очрашып йөргәннән соң тәкъдим ясарга булдым”, – ди Нияз.

“Тәкъдим ясау романтик рухта үтте. Башта самолетта очтык, фотоларга төштек. Билгеле, ул берни дә белмәде. Самолеттан соң, дус егетем тормыш иптәше белән кичке ашка чакырды, дип, бер кунакханәнең ресторанына бардык. Анда килеп кергәч, оештыручылар аның күзләрен сөлге белән бәйләп, квест формасында бинаның түбәсенә алып менде. Анда менгәч, күзләрен ачтылар, аны шәмнәр куелган матур табын, романтик музыка каршы алды” , – дип сөйләгән иде Нияз “Шәһри Казан” газетасына биргән интервьюсында.

Ә менә бүген исә Нияз һәм Эльзаның никахлашу мәҗлесе үтте. Яшьләргә бәхетле гомер телибез!

Загрузка...

Бәйле

Добавить комментарий