Айгөл Бариева: «Тормышка ашмаган хыялым бар, ләкин мин әле өметемне өзмим»

-- Лейла

Татар эстрадасы ни хәлдә? Артистлар социаль челтәрләрне нәрсә өчен файдалана? Шәхес баласы булуның авыр һәм өстенлекле яклары нинди? Болар хакында Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариева белән сөйләштек.

– Айгөл, танылган шәхеснең баласы булуның өстенлекле ягы да, читен яклары да бардыр. Талантлы актер кызы булу тормышта ярдәм итә идеме? Әллә читен яклары күбрәк булдымы?

– Читен яклары күбрәк булгандыр. Чөнки кечкенәдән мине Шамил Бариев кызы дип кабул иттеләр. Бу бераз күңелемә тия иде. Чөнки үземне, һәрбер кеше кебек үк, аерым шәхес итеп танытасым килде. Кая гына барсам да, Бариев кызы булгач, сиңа ярдәм итәрләр, барысы да җиңел булыр, дигән сүзләрне еш ишетергә туры килде. Чынлыкта барысы да киресенчә булды. Әтием дә, әнием дә иркәләп үстермәделәр, максатыңа үзең иреш, дип әйтә иделәр. Тормыш та шуңа төшендерде. Бик иртә әтисез, әнисез калып, фәкать үзеңә генә таянырга кирәк икәнлекне аңладым.

– Шәхес кадере турында уйланасызмы? Соңгы вакытта югалтуларыбыз күп булды. Әлфия апа, Илһам абый, Хәния, Хәмдүнә апалар  – бер-бер артлы киткән шәхесләребезне санап бетерерлек тә түгел. Алар барысы да үз урынында алыштыргысыз иделәр. Без үз шәхесләребезне кадерли беләбезме?

– Бу турыда бик еш уйланам һәм шәхесләребезне тиешле дәрәҗәдә  кадерли белмибез дигән фикергә киләм. Исән чагында игътибар җитенкерәми, югалткач аһ итәбез. Чын иҗат кешесе беркайчан да акча артыннан кумый, үзен беренче урынга куймый. Бу совет заманында яшәгән шәхесләргә кагыла, хәзерге яшьләр икенче төрле, әлбәттә. Хәер, хәзер барысы да башка төрле, сәнгать шоу-бизнеска әйләнде, бөтен нәрсә  акча белән бәяләнә башлады. Ә сез санап киткән кадерле шәхесләр өчен акча иң соңгы планда торган әйбер иде. Алар иҗат дип яшәде һәм үз тормышларын кайгыртмады. Картлыкларында, әлбәттә, кадерләү кирәк иде. Без игътибар итмәдек, хәтта бакыйлыкка киткәч тә тиешле дәрәҗәдә игътибар күрсәтә белмибез кебек.

– Әтиегез кебек үк театр артисты буласы килмәдеме?

– Кечкенәдән кино актрисасы буласым килә иде. Кызганыч, әти-әнием, бердәнбер балалары булгач, мине Мәскәүгә укырга җибәрергә теләмәделәр. Әтинең әнигә «аның актриса булырга бөтен мөмкинлекләре бар, ләкин, җибәрмик», дип әйткәне булган. Әти вафат булгач та, әни аның шул сүзләрен гел искә төшерә иде. Шуңа күрә минем ул хыялым чынга ашмады. Ләкин  безнең тормышка ашмаган хыялларны балалар гамәлгә ашырырга мөмкин. Хәер, үзем дә  балаларымның  сәнгать юлын сайлавына каршы идем. Улым үз сүзендә нык торды һәм быел, ниһаять, ГИТИСка  кино актеры булырга дип укырга керде.  Исән-сау укып чыгарга насыйп булсын, тормышта үз урынын тапсын иде.

– Татар эстрадасына нинди бәя бирәсез? Җырчы буларак формалашу һәм танылу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк?

– Эстраданы гына түгел, кино индустриясен, гомумән, сәнгатьне алсак, аны төрлечә бәяләргә була. Минем күбрәк яхшы ягын күрәсем килә. Талантлы балалар, яшьләр күп. Аларга карап ничек сокланмыйсың да, ничек шөкер итмисең инде?.. Ләкин бер ягы бар: талант белән генә алга барып булмый. Шәхес булып формалашыр өчен тырышлык та, сабырлык та, үҗәтлек тә,  бик зур теләк һәм үз-үзеңә ышаныч та кирәк.

– Эстрадада сезнең өчен иң авыры нәрсә?

– Хәзер барысы да матди якка килеп терәлә. Иң авыры – шул. Ул эстрадага гына түгел, бөтен өлкәгә кагыла. Кемнең акчасы  бар – шул җырлый, бии, үзен күрсәтә ала. Сәнгатьтә алай ярамый. Минемчә сәнгать, мәгариф кебек өлкәләр акчага бәйле булырга тиеш түгел. Анда  беренче урында сәләт, профессиональлек, тырышлык булырга тиеш. Кызганыч, хәзерге заманда кешенең теләге зурмы, максаты бармы, таланты ни дәрәҗәдә икәнлегенә карап тору юк. Матди мөмкинлеге бар икән – ул шул профессиягә бара. Шуңа күрә бер көнлек «әсәрләр» туа да инде.

Үземә килгәндә, мин – үз юлымны, тамашачымны тапкан кеше, дип саныйм. Мин хәзер популярлык артыннан кумыйм. Ул кирәкми дә инде. Чөнки тамашачымның үземне тануын, җырларымны яратуын көн саен тоеп яшим. Бу – мактанып әйтү түгел. Әйе, бүген тулы заллар җыеп концерт куя алмыйм. Аның өчен көне-төне радио-телевидениедән яңгырап торуың, раскруткада булуың кирәк. Моның өчен матди якның зур булуы мөһим. Моннан тыш, максатыңның нык булуы, бик зур көч, команда туплау кирәк. Бүген андый артистлар да бар. Алар алдында баш иям, чөнки бу – бик зур хезмәт.

  Социаль челтәрләрнең файдасы һәм зыяны турында да сөйләшеп алыйк әле. Сезнең бу җәһәттән ниндидер кагыйдәләрегез бармы? Чиктән чыкканыгыз бармы?

– Минем өчен социаль челтәрләр – иң беренче чиратта аралашу чарасы. Холкым буенча мин –  ачык, ихлас һәм аралашучан кеше. Шуңа күрә интернетны аралашуда тагын бер мөмкинлек итеп кабул итәм. Инстаграм  бигрәк тә халык белән аралашу мөмкинлеген тагын да арттырды. Аның ярдәмендә кешеләрнең яратуын тоясың. Дөрес, тискәре фикерләр дә язалар. Элегрәк андый сүзләрне авыр кабул итә идем, хәзер алай түгел инде. Фотосыз аккаунт ачып махсус  әшәке сүзләр язып ятучылар бар. Хәзерге тел белән әйтсәк, хейтерлар була инде алар. Интернет – шул ук  тормыш ул. Безнең арада да астыртыннар, итәк астыннан сүз йөртүчеләр, көнләшүчеләр, авыр сүзләр әйтүчеләр бар.  Алар янәшәсендә якын итүчеләр дә, рәхмәт әйтүчеләр дә байтак. Шуңа күрә, интернет бер төрле, тормыш икенче, дигән фикер белән бик килешеп тә бетмим. Кешенең нинди икәнлеге интернет сәхифәләрендә дә чагыла. Интернетта астыртын кешеләр тормышта да нәкъ шундыйлар.

– Сез – көчле кеше. Үзегездә ныклыкны ничек тәрбияләдегез?

– Минем бик көчсез буласым килә, ләкин тормышның планнары икенчерәк булган. Әти-әнине иртә югалткач, тормышым 180 процентка үзгәрде. Әтиле, әниле чакта тормышка ал күзлекләр аша караганмын, аннары чынбарлыкны ничек бар – шулай кабул итә башладым. Аллаһы Тәгаләгә биргән сынауларына рәхмәтлемен. Авырлыклар мине ныгытты. Барысын да үзем эшләргә, кыю булырга өйрәндем. Аллага шөкер, сыгылмадым, сынмадым. Авырлык килгәндә дә юлыма яхшы кешеләр очрап торды. Балалар бакчасыннан алып, бүгенгә чаклы янымда яхшы кешеләр генә.

– Чынга ашмый калган хыялларыгыз бармы?

– Тормышка ашмаган хыялым бар, ләкин мин әле өметемне өзмим. Мин аны тормышка ашыру юлында. Чөнки «Бичаракай» фильмында төп рольләрнең берсен башкардым. Тагын да уйныйсым, саллы фильмда төшәсем килә. Кинодан тыш та бер зур хыялым бар. Аның турында сөйләмим, чөнки әле тормышка ашырасым бар.

– Балаларыгыз сәнгать юлын сайласа, ни диярсез? Авыр юлмы ул? Шәхесне сындырырга мөмкинме?

– Улым сәнгать юлыннан китте инде. Ул бик авыр юл. Анда көчле нык рухлы булырга кирәк. Чөнки көнләшүчеләр, сине туры юлдан биздерүчеләр булырга мөмкин. Монда аек акыл белән генә алга барып була. Төрле чаклар булырга, вакыт-вакыт сине күрмиләр сыман тоелырга да мөмкин. Андый чакта үз-үзеңә ышанычны югалтмаска кирәк. Үзеңдә шушы сыйфатлар булганда, шәхесне сындыра алмаячаклар.

Блиц-сораулар:

– Җыр ул – …

– җан авазы.

– Китап ул – …

– акыл азавы.

– Тормыш – …

– могҗиза.

– Гаилә – …

– мәхәббәт.

– Казан ул – …

– туган җирем.

– Тормыш девизыгыз.

–Үз-үзеңә хыянәт итмичә, үз-үзең булып калу һәм үз-үзеңә ышану.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле