Гидрометүзәкнең фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд Россиянең Европа өлешендә яшәүчеләрнең күбесе өчен һава торышы уңды дип сөйли.
Атна буе температура нормадан дүрт-алты градуска югарырак булачак. Температура көндез +18дән +20 градуска кадәр, явым-төшемсез булачак. Шул ук вакытта, төннәр салкын: температура биш-алты градуска кадәр төшәчәк.
«Температураның зур амплитудасы бар. Менә аномалияләр шушы», — дип аңлатты Вильфанд.
Мондый һава торышын синоптик Россиянең Европа өлеше антициклонның җылы секторында булуы белән аңлатты, ә һаваны кояш яхшырак җылыта. Шуңа күрә Вильфанд россиялеләрне җылы һава торышына сөенергә чакырды.
Чыганак: РИА-Новости